Узган елның июлендә «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖдә станок паркы структурасын оптимальләштерү программасы расланды, аның кысаларында җәмгыятьнең генераль директоры Рөстәм Усманов төзек хәлдә булган, әмма җитештерү процессында кулланылмаган җиһазларны Татарстан Республикасы уку йортларына тапшыру турында Карар кабул итте. 2020 елда Татарстанның 6 уку йорты хәйрия ярдәме күрсәтү сыйфатында металл эшкәртү өчен билгеләнгән станоклар алды инде.
Агымдагы елда лаеклы башлангыч үзенең дәвамын алды. 21 июньдә «Арча агросәнәгать көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары өчен 162 токарь-винторез станогы тапшырылды, ә бүген 5 станокны Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбе укучылары алды.