Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нотариуска кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәк?

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Законнарның тиз темплар белән үзгәрүе сер түгел. Мәсәлән, әгәр берничә ел элек күчемсез милекне читләштерү килешүләре яклар арасында гади формада төзелгән булса, хәзерге вакытта закон нормалары сизелерлек үзгәрде, һәм хәзер кайчагында килешүне нотариаль рәсмиләштермичә генә булмый.

- Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нотариуска нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Нотариустан сату-алу килешүен расларга кирәкме?

- Росреестрга нотариустан таныкланмаган килешү тапшырылса, нәрсә булачак?

Бу һәм башка сорауларга җавапларны сез 29 июньдә 14 сәгатьтә Татарстан Росреестры һәм ТР риелторлар Гильдиясенең уртак туры эфирында инстаграмда белерсез.

Үз сорауларыгызны сез хәзер үк Росреестрның Татарстандагы рәсми аккаунтына-rosreestr_tatarstana яки Instagram ТР риэлторлар гильдиясенә юллый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International