«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «Мамадыш РҮХ» ДАССОның терапия бүлегенең шәфкать туташы Фатыйхова Зөлфия Мөхәммәтгали кызы лаек булды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Нәкъ менә медицина хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре беренчеләрдән булып коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча йөкләмәләрне үз өстенә алды. „Кызыл зонада " кешеләр өчен кеше мөмкинлекләре һәм көчләре чикләрендә көрәштеләр. Халык мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә гуманлылык, принципиальлек һәм ныклык күрсәттеләр", - дип ассызыклады ТР Президенты котлау чыгышында.

Аннары дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә «Мамадыш РҮХ» ДАССОның терапия бүлегенең шәфкать туташы Фатыйхова Зөлфия Мөхәммәтгали кызы лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International