Мамадышта яшүсмерләр арасында стритбол буенча район ярышлары узды. Ярышлар медицина хезмәткәре көненә багышланган иде. Спорт ярышларында 7 команда катнашты.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Маратның матди ярдәме белән үткәрелде.
"Стритбол, ул урам баскетболы - бик шәп спорт төре, ул яшь буынны, "Спорт-ул сәламәтлек"дигән яңа девизны тәкъдим итүче буын. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Ибраһимовичка районның яшьләр инициативаларына һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен аерым рәхмәт", - дип шәрехләде җирле сәяси совет әгъзасы, район яшьләр парламенты әгъзасы Айнур Әгъләмов.