Әлеге акция илебездә ел саен оештырыла, быелгысы Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышлап уздырыла. Акция хәйриячелек форматында узачак. Моның өчен 15нче июньнән 22сенә кадәр “деньпамяти“ платформасында виртуаль шәм яндырырга була. “Буыннар хәтере” хәйриячелек
фонды автомат рәвештә бер шәмгә бер сум исәбеннән акча күчерә. Җыелган сумма Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдереләчәк.