Җ ө м һ ү р и я т е б е з б ашкаласы Казанда “2021нче елгы урта медицина һәм фармацевтик белемле иң яхшы белгеч” Бөтенроссия конкурсының республика этабы узды. Анда Татарстанның 49 медицина оешмасыннан 80 медицина хезмәткәре көч сынашты. Безнең хастаханәдән ике белгеч катнашты. Иң лаеклылар иде алар, тиешле югарылыкта бәяләнделәр. “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә анестезиология-реанимация һәм интенсив терапия бүлекчәсенең өлкән медицина шәфкать туташы Нурия Гәрәй кызы Рәхимуллина икенче урынны яулады. Ул әлеге вазыйфаны 1996нчы елдан бирле башкара. Үзенә йөкләнгән эшкә җаваплы карый. Экстремаль хәлләрдә тотрыклы, яхшы оештырылган эшкә кул астындагыларның югары квалификацияле булулары, бүлекчәдә дустанә, уңайлы атмосфера хөкем сөргәндә генә ирешеп булуын яхшы аңлый. Әлеге сыйфатларга игътибар бирә дә инде. Тәҗрибәсенә таянып, үзенә ышанган хәлдә объективлык яклы ул, йомшак телен җәлләми. Нурия Гәрәевна реанимацион һәм кичектергесез ярдәм күрсәтүнең барлык ысулларын да, алымнарын да яхшы белә. Интенсив терапия реанимация палатасы булган анестезиология-реанимация бүлекчәсе район үзәк хастаханәсендә иң яхшылардан санала. Монда Нурия ханымның өлеше дә әйтеп бетергесез зур. Ни әйтсәң дә, яраткан һөнәренә ул 37 ел гомерен багышлады. Ашыгыч кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бүлекчәсенең өлкән фельдшеры Сергей Николаевич Митрофанов әлеге конкурста икенче урынны яулады. Әлеге уңышка ул “Иң яхшы фельдшер” номинациясендә иреште. Район үзәк х а с т а х а н ә с е н д ә г е эшчәнлеген 1997нче елда башлап җибәрә. Беренче көннәрдән үк ул үзенең хезмәт сөючән, үзенә, һөнәренә җаваплы, таләпчән караучы, колл е к т и в н ы о е ш т ы р а белүче буларак итеп танытты. Моннан алты ел элек ашыгыч кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү бүлекчәсенең өлкән фельдшеры вазыйфаларын башкара башлады. Сергей Николаевич хастаханәнең кабул итү бүлегендә амбулатор пациентларны кабул итә, табибларга кадәрге беренче ярдәмне күрсәтә. Узган елның апрель аенда, пандемия башлангач, коллективны саклап, халыктан кергән чакыруларны арттыру максатында, беренчеләрдән булып COVID-19 диагнозлы пациентларны карауда һәм аларны эвакуацияләүдә катнашты. Аның тарафыннан ашыгыч ярдәм күрсәтү автотранспортын, махсус киемнәрне эшкәртү һәм саклау буенча аның тарафыннан санитар-эпидемиологик чаралар эшләнде һәм күрелде. Һөнәри эшчәнлегеннән тыш ул шәһәрнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. 2016нчы елдан бирле Мамадыш округы Благочинные ярдәмчесе вазыйфаларын башкара. Берничә мәртәбә зурларны һәм балаларны медицина хезмәткәре сыйфатында ил һәм Иерусалим буенча паломниклыкта озатып йөрде. Район үзәк хастаханәсенең медицин а х е з м ә т к ә р л ә р е п а н де м и я г ә к а р ш ы көрәштә дә үзләреннән зур өлеш кертәләр, пациентларга тормышта авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр. Бары тик эшкә профессиональ якын килү һәм һөнәргә тугрылык кына районыбызның медикларына пациентларга карата игътибарлы булырга ярдәм итә. Әлеге хезмәт өчен иң зур бүләк – пациентларыбызның ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре һәм эчкерсез елмаюлары.