Мамадыш районы үзәк хастәханәсендә “Мин прививка ясаттым!” акциясе бара.

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Әлеге акциянең максаты-вакцинопрофилактиканың йогышлы авырулардан саклауның иң нәтиҗәле алымнарының берсе булуын искәртү.

Кешелек дөньясына инфекцияләр даими янап тора, уйлап тапкан вакциналар аларны уңышлы җиңеп чыгарга ярдәм итә. Хәзерге вакытта вакцинация һәм ревакцинация балаларның һәм өлкәннәрнең инфекцияләреннән яклау өчен ныклы иммунитет булдыруга ярдәм итә, шулай ук планлы иммунизация инфекцияләрдән саклый һәм сәламәтлекне саклау мөмкинлеге бирә.

Беренче булып коронавирустан вакцинаны «Мамадыш РҮХ» ДАССОның баш табибы Хаҗиев Дамир Фаяз улы ясатты. Прививканың куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген шәхси мисал белән раслады. Аның артыннан авыруларга каршы көрәштә һәрвакыт алдынгы булып калырга тиешле табиблар килде.

Эпидемиянең таралуын бары тик уртак көч һәм шәхси мисал белән генә туктатырга мөмкин. Шуңа күрә хәзер сез һәр табибтан «#япривит»значогын күрә аласыз. Һәрберебез вакцинациянең куркынычсыз һәм мөһим булуы үрнәге булып тора, чөнки без үзебезнең якыннарыбызның сәламәтлегенә җаваплы карарга тиеш.

Covid-19га каршы вакциналарга теләүчеләр, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат алу өчен эш көннәрендә 8:00 дән 16:00 гә кадәр, шимбә көнне төштән соң 222 кабинетка мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Яки (885563)3-16-65, 22-000 телефоны буенча, шулай ук 122 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International