Президент грантлары фонды дәүләт башлыгы грантларын бүлү буенча 2021 елның икенче конкурсына йомгак ясады. Конкурста 2,1 мең оешма җиңүче булды, алар 4,2 млрд.сум алачак.
Бу юлы коммерцияле булмаган оешмалар бөтен илдән 12,2 мең проект тәкъдим итте.
Конкурста катнашу өчен Идел буе федераль округы территориясендә теркәлгән 2,6 мең коммерциячел булмаган оешмадан гариза керде. 504 оешма җиңүче дип табылды, алар проектларны тормышка ашыру өчен 692 млн.сум акча алачак.
Иң күп җиңүче коммерциячел булмаган оешмалар Самара өлкәсендә (78 проект, 96 млн. сум), Башкортстан Республикасында (69 проект, 77,6 млн. сум) һәм Удмурт Республикасында (62 проект, 61,3 млн. сум) .
Белешмә:
Президент грантлары фонды 2022 елның беренче конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Конкурс турында нигезләмә фонд сайтының «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган. Үз проектыңны 2021 елның 15 октябренә кадәр 23:30га кадәр (Мәскәү шәһәре буенча) тапшырырга мөмкин.