Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

2020 елдан инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2021 елның 18 июнендә 11.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ дәресе узачак:

Дәресне «Республика спорт-адаптив мәктәбе»ДБУ җитәкчесе Сафиуллина Фәридә Идрис кызы

үткәрәчәк . Ул Татарстан Республикасында (шул исәптән муниципаль берәмлекләрдә) инвалид балалар белән адаптив физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру буенча алып барыла торган эш турында мәгълүмат белән таныштырачак.

Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча язылырга кирәк. (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsApp яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк, ул сезгә соңрак җибәреләчәк.

Сорауларыгыз булса, Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон почтасына җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International