Мамадышта Бөтендөнья кан доноры көнен билгеләп үттеләр
“Бердәм Россия" партиясе проекты кысаларында "Балалар илне сүрәтли" район рәсемнәр конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Казанда «Балалар илне сүрәтли» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасы Россия көненә багышланган.
15 нче тапкыр Татарстанда «Балалар илне сүрәтли»республика конкурсы үткәрелә. Конкурс «Бердәм Россия " партиясенең төбәк бүлегенең шул исемдәге проекты кысаларында уза.
«Балалар илне сүрәтли» конкурсын оештыручылар - «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ, шулай ук «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ДБУ.
Республиканың барлык районнарыннан жюри хөкеменә тугыз меңнән артык рәсем килде. Финалга 370дән артык яшь рәссам-һәвәскәр эшләре узды. Бүләкләү тантанасы «Кид Спейс»балалар һөнәрләр шәһәрендә узды.
«Россиядә фән һәм технологияләр елы», «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы», «Куркынычсыз юллар», «табибларга Рәхмәт» номинацияләрендә рәсемнәр ясадылар.
«Табибларга Рәхмәт» номинациясендә өченче урынны Мамадыштан Гүзәл Һадиуллина алды. Котлыйбыз!!!