Красная Горка авыл җирлеге депутаты Артем Рыжков авыл халкының үтенечен игътибарсыз калдырмады.

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Безнең «Мамадыш муниципаль районы» төркеменә Красная Горка авылында яшәүче Ольга Ф.мөрәҗәгать итте. Ул Козуля елгасы аша күпернең авария хәлендә булуын хәбәр итте. Җирле халыкның үтенечен Красная Горка авыл җирлеге депутаты Артем Рыжков игътибарсыз калдырмады, аның төзелеш бригадасы күперне ремонтлап та куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International