Россия көне алдыннан 10 яшь мамадышлы үзенең беренче документын алды

2021 елның 11 июне, җомга

Шәһәр мәктәпләре укучылары никахлашу Сараеның хөрмәтле кунаклары булдылар. Әмма тантана туй тантанасы түгел иде: 14 яше тулган балаларны паспорт алырга чакырдылар. Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары, "Бердәм РОССИЯ" партиясенең җирле сәяси советы әгъзасы Айнур Әгъләмов кулыннан беренче паспортны 10 яшь мамадышлы алды. Әлеге чараның инициаторы "Гражданлык сәгате" акциясе кысаларында "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Мамадыш җирле бүлекчәсе булды.

Район мәктәпләре укучыларына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру матур традициягә әверелде. Истәлекле вакыйганы уздыру урыны итеп ЗАГС бүлеге сайланды. Һәм бу очраклы түгел. Чөнки нәкъ менә биредә яңа кеше туу турында таныклык ала, аның нигезендә 14 ел узгач паспорт бирелә. Бу дулкынландыргыч вакыйга яшь гражданнарның күңелендә озак сакланыр, мөгаен.

Балалар кунаклардан бик күп җылы сүзләр ишеттеләр. Яшьләрне әлеге әһәмиятле вакыйга белән котларга аларның иң якын кешеләре килгән иде.

Чара ахырында кунаклар һәм тантана сәбәпчеләре истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International