Гадәттәгечә бәйрәм чаралары шәһәр стадионында-ипподромда 12 июньдә, 9.00 сәгатьтә узачак. Оештыручылар ат чабышлары, җиңел атлетика буенча ярышлар, балалар өчен велоярышлар, чаңгы узышлары, картингчылар ярышлары әзерлиләр. Милли ишегаллары, «татар сәүдәгәре йорты» музей-йорты, «Осталар шәһәре»эшләячәк.
Шулай ук бәйрәм кунакларын халык уеннары, спорт ярышлары, «Татар кызы - 2021»конкурсы көтә. Иң кечкенә мамадышлылар өчен балалар мәйданчыгы оештырылачак.