8нче июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Х ө р м ә т л е  с о ц и а л ь  хезмәткәрләр!  Һ ө н ә р и  бәйрәмегез белән барыгызны да ихлас күңелдән тәбрик итәм. Башкалар хәсрәтен үз йөрәгегез аша үткәрә, аларга яшәү көче бирә белгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Инвалидлар, караучысыз калган карт-карчыклар, ятимнәр, аз керемлеләрнең барысына да ярдәм күрсәтү кебек игелекле, миһербанлы эш белән сез шөгыльләнәсез. Социаль өлкәдә эшләүнең бетмәстөкәнмәс энергия, көч, сабырлык, кешеләрне чын ярату соравын һәркайсыбыз яхшы аңлый. Шундый кайгырту булганда халык күңел тынычлыгы, киләчәккә өмет белән яшәр. Сезнең һәрвакыт ярдәмгә киләчәгегезгә алар ышаналар. Игелекле һәм мәрхәмәтле эшегездә сезгә иҗади уңышлар, ак бәхетләр, саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, иман байлыгы телим.

А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International