Шимбә көнне дә килергә мөмкин

2021 елның 4 июне, җомга

Районның хезмәт коллективлары вакцинация ясатуда актив катнашалар. Чөнки коллектив иммунитет булдыруның шулай гына мөмкин икәнен тирәнтен аңлыйлар алар. Исегезгә төшерәбез, дөньяда коронавирусны профилактикалау өчен теркәлгән беренче “Гам-КОВИД-Вак“ (Спутник V) вакцинасы “Академик Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге“ тарафыннан эшләнгән. Препарат Россия галимнәре төзегән иң заманча технологик платформа нигезендә биотехнологик ысул белән алынган. Ул куркынычсыз, чөнки үз эченә коронавирусны түгел, ә аның геннарының бер өлешен генә ала. Вакцинаның нигезе – лабораториядә булдырылган махсус структуралар (векторлар-йөртүчеләр). Алар белән очрашуга җавап итеп, организм иммунитет саклагыч антитәнчекләр эшләп чыгара. “Спутник V (Гам-КОВИД-Вак)“ ике компоненттан торганга күрә, ике тапкыр үткәрелә. –Вакцина ясатуга каршы берничә күрсәткеч бар: соңгы 14 көндә йогышлы авырулар белән элемтәдә булу; кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар белән чирләү; соңгы 6 айда анамнезда COVID 19 кичерелгән саналу; түбәндәге симптомнар: температура күтәрелү, тамак авырту, тәмне югалту, ютәл, сулыш алу авыраю. Вакытлыча медицина кичектерүе тәмамланганнан соң прививка яса лырга мөмкин, – ди хастаханәнең табиб-эпидемиологы Айрат Галиев. Covid-19га каршы вакцина ясатырга, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат алырга теләүчеләр 2 2 2 н ч е  к а б и н е т к а   э ш  көннәрендә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне – төшкә кадәр мөрәҗәгать итә ала. 8(885563)3-16-65, 22-000 телефоннары буенча, шулай ук 122 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International