Балалар өчен җитештерелә торган товар индустриясе көннән-көн үсә бара. Базарга барсаң да, затлы кибетләргә керсәң дә, балаларга нинди генә кием-салым юк! Аеруча аяк киемен сайлау мөмкинлеге зур. Ләкин аяк киеменең үлчәмен ничек билгеләргә? Бу сорау бик күп ата-ана өчен актуаль булып кала, чөнки үлчәме туры килмәгән очракта, кыйммәтле, сыйфатлы аяк киеме дә балага кечкенә яки зур булырга мөмкин. Гадәттә, балалар бер яше тулганчы, яки тулып киткәч тә тәпи йөри башлый. Әмма ата-ана балага аяк киемен берникадәр иртәрәк алырга тырыша. Игътибар иткәнегез бардыр, хәзер 6-8 айлык балалар да сандали киеп куя. Ярты яшьлек баланың аяк табаны якынча 10 см була, бу 17нче үлчәмгә туры килә. Ә киләсе ярты елда, ягъни бер яшькә нәни аяк 1,5-2 сантимерга үсәчәк, ул чакта аяк киеменең үлчәме 18-20 булачак. Әмма 6 айлык баланың аяк киеме үлчәмен зуррак алсагыз да зыянлы булмас, ул күп вакытын арбасында утырып яки үрмәләп үткәрә. Алга таба аяк киеменең үлчәмен сайлау авыррак булырга мөмкин, чөнки сабый тәпи киткәч, аяк табанының формасы үзгәрә башлый. Кагыйдә буларак, 1-1,6 яшьтә баланың аягы 20-21 үлчәмгә кадәр үсә. Ябык аяк киемен бармак терәлеп торырлык итеп алырга киңәш ителми. Тик бу ачык сандалига кагылмый, аларның үлчәме баланың аяк үлчәме белән туры килсә дә ярый.