Бүген балаларны яклау көне уңаеннан Мамадышта төрле чаралар оештырылды. Балалар күңел ачулары «Яшьлек» скверында башланып китте. Биредә балалар «Без дуслыкны сайлыйбыз» квестында катнаштылар.
Мамадыш районы балаларын бәйрәм белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. «Сезне чын күңелдән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Бу искиткеч бәйрәм җәйнең беренче көнендә, балаларның җәйге каникуллары вакытында билгеләп үтелә. Сез-безнең киләчәгебез һәм тормыш мәгънәсе. Сезнең өчен без барыбыз да эшлибез һәм яшибез, районны үстерәбез, киләчәккә планнар корабыз. Бу бәйрәм балаларныкы гына түгел, өлкәннәрнеке дә.Ул һәр баланың язмышы өчен җаваплылык турында искә төшерә. Без аларның физик һәм әхлакый сәламәтлеге турында кайгыртырга, сыйфатлы белем алу, ял һәм файдалы эш белән тәэмин итүне оештыру өчен кирәкле шартлар тудырырга тиеш. Безнең район балаларының укуда, спортта һәм иҗатта үз сәләтләрен тормышка ашыру мөмкинлеге булуы куандыра. Яшьләребез республика һәм Россия конкурсларында, ярышларда, олимпиадаларда лаеклы чыгыш ясыйлар, югары нәтиҗәләргә һәм бүләкләргә ирешәләр. Ел саен Мамадыш районы мәктәп укучыларының олимпиада хәрәкәтендә 1 нче урынны алып тора. Яшь буынны тәрбияләүгә үз көчләрен кертүчеләргә, ата-аналарга, педагогларга һәм барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Тәрбиягә бала алган балаларга һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга чын гаилә бүләк иткән кешеләр аерым рәхмәт сүзләренә лаек. Ә безнең яшь халыкка сәламәтлек, тугры дуслар һәм истә калырлык җәйге ял телим", - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы.
Чара шулай ук Җиңү паркында, үзәк мәйданда узды. Бүген карусельләр, Мамадыш кинозалы, шәһәр стадионында-ипподромда спорт инвентаре прокаты бушлай эшләде.