Хөрмәтле район халкы, сезгә хуҗасыз, агрессив хайваннар белән бәйле хәлләр турында оператив хәбәр итүегезне, аларның кайда икәнлеген хәбәр итүегезне сорап мөрәҗәгать итәбез.
Форсаттан файдаланып, йорт хайваннары хуҗалары белән генә йөрергә тиешлеген исегезгә төшерәбез. Шәһәр халкыннан мәгълүмат 3-17-51 телефоны буенча кабул ителә. Авыл җирлегендә мәгълүматлар җыю җирле башкарма комитетларның телефоннары буенча алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, Мамадыш районы территориясендә этләрне тоту белән Казанның «Зооцентр» җәмгыяте шөгыльләнә.