1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Хөрмәтле кечкенә мамадышлылар!

Сезне бәйрәм белән котлыйм. Әлеге матур июнь бәйрәме безнең үсеп килүче буын алдындагы җитди җаваплылыгыбызны тагын бер кат искәртә. Аның төп максаты – күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Балалар, аларның тормышы, сәламәтлеге турында кайгырту, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре өчен шартлар тудыру – социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләре. Районыбызның гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә
тоткан программалары уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, мавыктыргыч шөгыль тапсын өчен дә бүген күп мөмкинлекләр тудырылган. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. Үз уңышлары белән алар Мамадыш төбәгенең сәләтле балаларга бай булуын исбатлыйлар.  Мәктәпләрдә каникуллар да башланды. Бәйрәм күңелле узсын,
балалар! Бәхет, сәламәтлек, яңа тәэсирләр сезгә.


А.П. ИВАНОВ
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International