Алдан тавыш бирү көнендә Мамадыш районында 4000нән артык сайлаучы катнашты

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Кичә РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда алдан тавыш бирү узды. Мамадыш районында 11 хисап участогы ачылды: 4-Мамадыш шәһәрендә (район мәдәният йорты, «Юбилейный» с/к, Спиртзавод, Агрохим) һәм 7-авыл җирлекләрендә (Усали авылы, Зверосовхоз поселогы, Җөри авылы, «Мамадыш» совхозы поселогы, Урта Кирмән, Олыяз, Түбән Тәкәнеш авылларында).

Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар фамилияле ике бюллетень ала. Федераль округ буенча бюллетеньнәрдә 76 фамилия, ә бер мандатлы округ буенча 14. Татарстан халкы шулай ук электрон тавыш бирүдә катнаша алды, ул 24 майда старт алган иде. Мамадыш районыннан 1997 кеше электрон тавышка гариза биргән булган.

Мамадышлылар алдан тавыш бирүдә актив катнаштылар. Традицион форматта 4620 кеше үзенең гражданлык бурычын үтәде. Сайлаучылар контингенты өлкән буыннан алып яшь буынга кадәр иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Хисап участокларында тәртип бозулар теркәлмәгән.

Сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеген 19 июньдә партия съездында раслаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International