Татар кызы-2021 " конкурсы

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

"Татар кызы-2021» конкурсында катнашырга мөмкин.

Мамадыш районының барлык авылларыннан 18 яшьтән 27 яшькә кадәр кияүдә булмаган кызлар катнаша ала.. Иҗади шәхесләргә уңыш елмая. Беренче сайлап алу этабы авыл мәдәният учакларында башланды инде. Аннары катнашучылар икенче этапта комиссия алдында биш икътисади зонадан чыгыш ясаячак.

 Һәр икътисади зонада лидерларны район Сабантуенда соңгы тур көтә.

Биредә бер җиңүчене билгели. Финалда һәр гүзәл аерым номинацияләрдә билгеләп үтеләчәк

Исегезгә төшерәбез, Мамадышта Сабантуй 12 июньдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International