COVID-19 каршы нинди вакцина каршы яхшырак ?Россиядә теркәлгән барлык вакциналар да нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Иң яхшысы- булган препарат белән прививка ясау. Әгәр сездә хроник авырулар яки башка сәламәтлек үзенчәлекләре бар икән, үзегезнең табиб белән киңәшегез.
• Коронавирус белән авырган булсам да, прививка ясатырга кирәкме?
Әйе, хәтта әгәр сездә элегрәк иде COVID-19 булса да, прививка ясатырга кирәк. COVID-19дан соң терелүчеләрдә вируска табигый иммунитет үсә, тик әлегә аның ничек озак дәвам итүе һәм ни дәрәҗәдә яхшы сакланганлыгы билгеле түгел.
COVID-19 вакцинасы ДНКга тәсире юкмы.
Юк,, бер генә COVID-19 каршы вакцина сезнең ДНК берничек тә йогынты ясамый. Вакциналар организмның иммун күзәнәкләрен коронавирусның генетик материалы фрагментлары белән таныштыра, алар аларны истә калдыра һәм вирустан саклаучы канн тәнчекләре эшли башлый.
• Бала алып кайтырга теләүчеләргә зыяны юкмы?
Нинди дә булса вакцинаның, шул исәптән коронавируска каршы вакцинаның хатын-кызларда яки ир-атларда бала алып кайтуга йогынты ясавына бернинди дә дәлил юк.
Россия коронавирус вакциналары нәселгә, барыннан да элек лаборатор хайваннарга йогынты ясау буенча кирәкле сынаулар уздылар. Тискәре нәтиҗәләр ачыкланмады.
• . Вакциналар вирусның яңа вариантларга каршы эшләячәкме?
Юк.
Ләкин шул ук вакытта прививканы ясау һәм вирусның таралуын киметү буенча чараларны дәвам итү мөһим. Болар барысы да вирусның мутация ихтималын киметергә ярдәм итә. Социаль дистанцияне үтәргә, битлек кияргә, кулларны юарга һәм вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Роспотребнадзорда вирусның үзгәрүен даими күзәтү алып барыла.
* COVID-19га каршы вакцина авыруга, мәсәлән, ПЦР-тест яки антигенга каршы тестның уңай нәтиҗәсен китереп чыгарырга мөмкинме?
Юк,, COVID-19га каршы вакцина ПЦР-тест яки антигенга лаборатор тестның уңай нәтиҗәсен бирә алмый. Бу тест вакытында кешенең иммунитеты түгел, ә актив авыру булуы тикшерелә.
* Прививкадан соң авырый аламмы?
Коронавируска каршы прививка ясатканнан соң (аның аркасында түгел, ә алга таба вирус йоктырганда) авырырга була, мондый очраклар бар.. Шул ук вакытта вакцинациядән соң авыручы кешеләр инфекцияне җиңел кичерәләр, өзлегүләр юк.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында территориаль бүлеге начальнигы урынбасары М. Х. Мәснәвиева