Алабугада Кама алды зонасы дәвалау оешмаларының вәкилләренең Алабуга медицина училищесы базасында студентлар - чыгарылыш укучылары белән традицион очрашуы булды. Анда Тукай, Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга һәм Менделеевск үзәк район хастаханәләренең кадрлар бүлеге җитәкчеләре, баш медсестралар һәм белгечләр катнашты. Очрашуда 2021 нче елгы 60ка якын чыгарылыш курс укучысы катнашты, алар алга таба эшкә урнашуны планлаштыру максаты белән Белгечне максатчан әзерләү турында 4 яклы килешү төзеделәр. Студентлар алдында Менделеевск РҮХнең кадрлар бүлеге башлыгы Анна ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мамадыш РҮХнең баш шәфкать туташы Галина Штукина, Алабуга РҮХнең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Азат Гайсин, Әгерҗе РҮХнең кадрлар бүлеге башлыгы Алсу Шәрәфетдинова, «Алстом» стоматология клиникасы вәкилләре Алсу Латыйпова чыгыш ясадылар. Дәвалау оешмаларының вәкилләре булачак коллегаларын җылы сәламләделәр, һәр конкрет учреждениедә эшкә урнашу мөмкинлекләре, эш шартлары турында җентекләп сөйләделәр.
Чыгарылыш сыйныф курсукучылары арасында 21 яшь белгеч «Мамадыш РҮХ» ДАССОсына беркетелгән, аларның күбесе безнең шәһәрдә яшәүчеләр. Баш шәфкать туташы Галина Штукина һәм кадрлар бүлеге белгече Розалия Әхмәтшина белән әңгәмә вакытында булачак шәфкать туташлары һәм фельдшерлар Мамадыш шәһәре, РҮХнең структурасы һәм эш принциплары, вакансияләр турында тулы мәгълүмат алдылар. Чыгарылыш курс укучыларының туган шәһәренә кайту, һөнәр буенча эшләү, дәүләт практикасы вакытында эш урынында стажировка узу теләген күрү куанычлы. Аларның күбесе эшкә урнаша алачак.