«Вербицы сад» – «Бәрмәнчек бакчасы» православие мәдәнияте фестивалендә безнең артистлар чыгыш ясаячак.

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

30 майда Свияжск тарихи-мәдәни тыюлыгында «Вербицы сад» - «Бәрмәнчек бакчасы»III православие мәдәнияте фестивале узачак. Быел туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында  анда Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсеннән иң яхшы керәшен, удмурт, мари, чуваш, мордва коллективлары катнашачак. Алар тамашачыларны Идел буе халыкларының йола, җыр һәм православие-рухи мәдәнияте белән таныштырачак. "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле ("Вербица") үз программасын тәкъдим итәчәк. Православие мәдәнияте фестивалендә Мамадыш һәм Зәй районыннан балалар коллективлары, өлкәннәр чыгыш ясаячак

керәшен коллективлары Татарстан Республикасының Түбән Кама, Питрәч районнарыннан, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан киләчәкләр.. Беренче тапкыр бу фестиваль 2016 елда узды.«Вербицы сад» – «Бәрмәнчек бакчасы» православие мәдәнияте фестивалендә безнең артистлар чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International