27нче май– Гомумроссия китапханәләр көне

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле китапханәчеләребез, китапханәче ветераннарыбыз! Сезнең барыгызны да Гомумроссия китапханәләр кө н е б е л ә н т ә б р и к итәм. Китапханә – басма сүзләрне саклаучы изге мәгарә ул. Һәм ул йортларда районның мәдәни тормышында актив катнашучы, халыкны рухи яктан савыктыручы, үз эшенә ихлас бирелгән затлар эшли. Авылларыбызның рухи нигезен саклауда, яшь буынга яшәешнең асылына төшенүгә ярдәм итүдә, бай әдәби мирасыбызны буыннан-буынга күчерүдә дә сезнең өлешегез әйтеп бетергесез зур. Игелекле эшегездә зур уңышлар, барыгызга да гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телим.

А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International