Аның эшендә ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, районнарның спорт оешмалары җитәкчеләре катнашты. Ун еллык стратегия Соңгы елларда ил һәм республика җитәкчелеге с ә л а м ә тл е к л ә р е н е ң м ө м к и н л е к л ә р е ч и к л ә н г ә н н ә р н е ң көнкүрештәге проблемаларын җиңеләйтүгә генә түгел, инвалидлар арасында спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, мәдәни тормышта актив катнашырга җәлеп итүгә дә җитди игътибар бирә. Министр Владимир Леонов белдергәнчә, республикада бүгенге көндә әлеге категориягә кергән 300 меңгә якын кеше яши. Шуларның 51,3 проценты физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. 2030нчы елга әлеге санны 75 процентка җиткерү бурычы куела. Бу нисбәттән Россия җитәкчелеге илдә физик культураны һәм спортны үстерү буенча ун еллык стратегия кабул итте. Сәламәтлекләренең м ө м к и н л е к л ә р е чикләнгән балаларга игътибар зурдан булачак. Татарстан спорт объектлары төзү буенча илдә лидерлар рәтендә. Спорт министры үзенең чыгышында спорт объектларын төзегәндә, аларга инвалидлар килү, керү һәм шөгыльләнү өчен уңайлыклар турында да онытмаска кирәклеген ассызыклады. Владимир Александрович инвалидлар белән эшләүче тренерларга, педагогларга өйдән чыга ала торган мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән генә түгел, гомерлеккә урынга береккән, яисә урамны күрүдән мәхрүм булганнар турында да онытмаска кирәклеген әйтте. Сынатмыйлар Сәламәтлекләренең м ө м к и н л е к л ә р е чикләнгәннәр өчен республика күләмендә у з д ы р ы л г а н с п о р т ярышларының тиешле дәрәҗәдә оештырылуы аркасында безгә ил күләмендә генә түгел, ә дөнья күләм бәйгеләрне үткәрүне дә ышанып тапшыра башладылар. Инвалид спортчыларыбыз Россия җыелма командасы составында быел Токиода узачак – кышкы Паралимпия, киләсе елда Бразилиядә узачак Сурдлимпия уеннарында катнашачаклар. Киләсе елда Казан Махсус олимпиаданың бөтендөнья кышкы уеннарын кабул итәчәк. Анда, мәгълүм булганча, безнең Мамадыш мәктәпинтернатында белем алучы берничә укучы Россия җыелма командасы составында ил данын яклаячак. Моңа бик лаеклылар алар. Чөнки әлеге белем бирү учреждениесе спортчылары соңгы елларда үзләренең инвалидлар өчен булган спорт төрләрендә көчле булуларын эш-гамәлләре белән дәлилләп киләләр. А л а р н ы ң и р е ш к ә н уңышлары турында якт а ш л а р ы б ы з я х ш ы хәбәрдарлар. Инвалидлар белән эшләүдә “Кайгырту” социаль-реабилитация бүлекчәсе дә үзеннән зур өлеш кертә. Зуррак яшьтәге инвалидларыбызның да уңышлары җитәрлек. Боларның нигезендә тренерларның зур тырышлыгы ятуын танырга кирәк. Бүгенге көндә биш тренер махсус курслар узып, мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшлиләр. 2018нче елда Мамадышта республика балалар-яшүсмерләр с п о р т - а д а п т а ц и я л е мәктәбе бүлекчәсе ачылды. Анда биш төрдә шөгыльләнергә була: җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, чаңгы, бочче. Эшлекле тәкъдим Утырышта райо н ы б ы з б а ш л ы г ы үз енең фикерләр ен һәм тәкъдимнәрен дә җиткерде. –Кызганычка каршы, инвалидлар өчен генә түгел, гомумән, спортны финанслау җитенкерәми, дияр идем. Вакытында акча бүлеп бирелмәү сәбәпле, спортчылар кайбер ярышларга бара алмыйча калалар. Инвалидлар өчен без акчаны кызганмыйбыз, анысы. Бит көчле рухлы, сәламәт кешеләргә үҗәтлекләре, нык ихтыярлары белән үрнәк булган әлеге категория гражданнар үзләренең мөмкинлекләрен башка төбәкләрдә дә күрсәтә алырлар иде. Әгәр спорт төрләрен урыннардагы эре предприятиеләр финансласа, ярышлар оештыруда, спортчыларны башка төбәкләргә ярышбәйгеләргә җибәрүдә проблемалар булмас иде. Владимир Александрович, әлеге тәкъдим республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка барып ирешсә, ул каршы килмәс, дип уйлыйм, – диде ул.