Ел саен 26 майда илебездә Россия Эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Теләсә кайсы масштабтагы эшмәкәрлек – ул икътисадның төп этәргече, көн саен безгә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр спектрын биреп, сатудан табыш алып тора.
Бүген Мамадыш районы эшкуарлары эшлекле иртәнге ашка җыелды. Бизнес-очрашуга 20гә якын иң уңышлы эшмәкәр килде.
Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Вадим Никитин чарада катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул Мамадыш районы Башкарма комитетының грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.