Хөрмәтле эшмәкәрләр, кече һәм урта бизнес хезмәткәрләре!
Сезнең һөнәри бәйрәмегез-белән котлыйм. Сезнең энергиягез, максатчанлыгыгыз, тәҗрибәгез һәм һөнәри осталыгыгыз актив гражданлык позициясе белән бергә безнең районны лидерлык позицияләренә чыгара. Яңа эш урыннары булдырып, сез, Мамадыш муниципаль районының социаль-икътисади үсешендә, үзгәртеп коруларында катнашасыз, якташларыгызның тормыш сыйфатын күтәрәсез. Без һәрвакыт бизнес-бергәлек башлангычларына ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез. Ышанам ки, бер команда белән бергә, без алга таба да районыбыз һәм аның халкы иминлеге өчен нәтиҗәле эшләячәкбез. Барыгызга да сәламәтлек, үз көчегезгә ышаныч, барлык планнарыгызның уңышлы тормышка ашуын телим!
Район Башлыгы А.П.Иванов