Мамадыш муници-
паль районында террор-
га каршы комиссиянең
дүртенче киңәйтелгән
утырышы узды.
А н д а т ө б ә г е б е з д ә
үткәреләчәк бәйрәм чара-
ларына әзерлек һәм аларны
уздырган вакытта җәмәгать
куркынычсызлыгын тәэмин
итү, террорлык актларын
кисәтү буенча өстәмә чара-
лар турында сүз булды.
Утырышта белем һәм тәрбия
учреждениеләрендә, соци-
аль объектларда сакла-
ну чаралары күрүнең то-
рышы да күтәрелде. Бул-
г а н к и м ч е л е к л ә р н е ,
җитешсезлекләрне ел
дәвамында бетерергә
кирәклеге ассызыклан-
ды. Мәктәпләрдә 9нчы һәм
11нче сыйныфларның им-
тиханнары вакытында афәт-
бәлалар килеп чыкмасын
өчен районда барлык са-
клык чаралары да күрелә.
Игътибар үзәгеннән чыгары-
лыш кичәләре, балаларның
ял итә торган объектлар-
дагы куркынычсызлыкны
тәэмин итү мәсьәләләре
дә уңай хәл ителә. Бүгенге
яшүсмерләр арасында Ин-
тернет челтәрләрендә экс-
тремистик эчтәлектәге, ба-
лалар психикасына тискәре
йогынты ясый торган
материалларның таралуы да
җитди проблема булып тора.
Бу өлкәдә мәгариф, мәдәният
һәм спорт бүлекләре һәм ата-
аналар бердәм булып эш
алып барганда гына уңай
нәтиҗәләргә ирешеп була.