«Мамадыш РҮХ» ДАССОда районның йөкле хатын-кызлары белән очрашу булды. Дустанә форматта «йөкле хатын-кызлар мәктәбе» уздырылды, анда акушер-гинеколог Гүзәл Аббасова үз киңәшләрен җиткерде. Булачак әниләр яңа белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне үзләштерү белән актив кызыксындылар.
Очрашуны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова ачты. 15 тән артык булачак әни йөклелекнең төрле срокларында законнардагы иң соңгы үзгәрешләрне, социаль ярдәмнең яңа чаралары һәм бала туу белән нинди документлар рәсмиләштерү процедураларын үткәрү мөмкинлеге алды. Баланың тууын теркәү шартлары, сабыйның беренче документын алу өчен кирәкле документлар турында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова сөйләде. Булачак әниләр гаиләләргә, шул исәптән балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында фикер алышуга актив кушылдылар. Алар турында Республика матди ярдәм үзәгенең Мамадыш районындагы 27 нче филиалы мөдире Гөлназ Тәхавиева сөйләде. Тулырак русча вариатта танышырга мөмкин.
Очрашу ахырында Яр Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең Мамадыш районындагы профилактика бүлеге башлыгы Лилия Никифорова чыгыш ясады. Ул яшь ата-аналарны юлларда кагыйдәләрне саклап йөррергә чакырды. Һәм, әлбәттә инде, балаларга юлда игътибарлы мөнәсәбәт, велосипед йөртү кагыйдәләрен үтәү. Соңыннан юл травматизмын профилактикалау буенча видеофильмнар карадылар. Лилия Габдулхаевна бу көнне акушерлык бүлегеннән өч бала анасы-Вәсилә Гыймадиевага балалар автокреслосы бүләк итте.