“Керәшен Чибәре" конкурсының оештыру комитеты гаризалар кабул итүне башлап җибәрде

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

“Керәшен Чибәре” конкурсында, гаилә хәленә бәйсез рәвештә,  16-26 яшьлек кызлар катнаша. Бу конкурс, елның-елында, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Мамадыш муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан оештырыла.

 “Керәшен Чибәре” конкурсын уздыруның максаты – яшьләрне үз телебездә аралаштыру; этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрнең керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру.

Конкурсның йомгаклау этабы 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы “Питрау-2021 -“Керәшен Чибәре”  мәйданында булачак. Бу конкурста катнашучылар керәшен милли киеменнән булырга, үзгә итеп салынган ипи һәм үз нәсел тамгалары чигелгән рушник алып килергә тиешләр.

Финалда жюри конкурсантларның дефиле, видеовизитка, җыр һәм бию буенча осталыкларын бәяләячәк (“плюсовая” фонограмма куллану тыела). Шулай ук, “Кряшен Чибяре” булырга теләүчеләрнең видеодагы сюжет буенча керәшен йолаларының кайсысы күрсәтелүен әйтеп, шул йола турында сөйли белүләренә дә игътибар биреләчәк.  Бу соңгы этапның “Туган тел үзенчәлекләре”нә багышланган интеллектуаль турында конкурсантларның зирәклеге, үз телебезне ни дәрәҗәдә белүләре дә ачыкланачак.Тулырак русча вариантта таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International