Көзен “Орлёнок” көтә

2021 елның 22 мае, шимбә

Шәһәребезнең 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7Б сыйныф укучылары “Президент бәйгеләре” Бөтенроссия ярышларының төбәк этабын оттылар. Актанышта узган бәйгеләр моннан унбер ел элек Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә оештырыла башлаган иде. Аларда быел 2006-2008нче елларда туган мәктәп укучылары катнашты. Спортның берничә төрен үз эченә алган ярышларда Солтан Садриев – беренче, Даниил Сорвин белән Арина Руднева – икенче, Дмитрий Пестерёв өченче урыннарны яуладылар. Безнең укучылар көзен Краснодар краенда урнашкан “Орлёнок” Бөтенроссия балалар үзәгендә Татарстан данын яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International