Шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәпне быел 23 укучы тәмамлый. Алар, мәктәпнең педагогик коллективы, ата-аналар өчен истәлекле бәйрәмдә мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк басучы яшьләрне район башлыгы Анатолий Иванов сәламләде һәм аларга алда торган сынауларда уңышлар теләде. Соңгы вальс, кыңгырау чыңы, мәктәп белән хушлашу сүзләре һәм җырлары, нәниләрнең сәламләве... Онытылмас хатирәләр. Болар барысы да күңелләрдә тирән уелып калачак. Унберенче сыйныфта белем алган кайсы кыз һәм егет алга планнар кормый икән? Шуларның берничәсенең серләрен белдем. Шул ук вакытта бер педагогны яшь вакытына “кайтарып килдем”. Эвилина Нәҗипова: –Читтән торып юриспруденция белгечлеге алырга исәп. Аннары бер ел чамасы инглиз телен тирәнтен өйрәнәчәкмен һәм стюардессалыкка укырга ниятем бар. Хыялым, әлеге һөнәрне үзләштергәннән соң, дөнья күрергә. Эдуард Захаров: –Бүген күңелнең тулган чагы. Әле кайчан гына беренче сыйныфка килгәндә яңгыраган кыңгырауны бүген соңгы мәртәбә ишетәчәкбез. Ләкин аның чыңы колагымда озак яңгыраячак әле. Алдагы планнарга килгәндә, иң беренче бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру. Алга таба хәрби буласым килә. Казандагы хәрби танк училищесына керергә хыялланам. Николай Гареев: –Мәктәптән киткәч тә, классташларым белән араны өзмәм, дип уйлыйм. Класста иң якын дустым Эдуард булды. Дуслыгыбыз алга таба да дәвам итәсенә шик юк. Чөнки икебез дә, Алла боерган булса, Казанда укыячакбыз. Исәбем – КНИТУ-КАИга укырга керү. Шул ук вакытта Казан энергетика университеты запас вариант булып тора. Тамара Якимова, мәктәпнең музыка укытучысы: –Бүген иртәдән бирле күңелем тулып йөри. Улыбыз Павел да унберенчене тәмамлый бит. Ул да биредә. Аллага шөкер, гел яхшы билгеләренә генә укыды, алтын медальгә тәмамлау мөмкинлеге бар. Безнең яшьлеккә кайтсак , замана лар үзгәрде. Безнең чорда болай зурлап бәйрәм ясаулар юк иде ул. Без Албай урта мәктәбен 1985нче елда 22 укучы – унбер кыз һәм унбер егет тәмамладык. Иртәгә “Соңгы звонок” буласы көнне мәктәп формаларын әзерләп куйдык. Малайлар мотоциклларга утырып, кичке якта Мәшләк ягы урман буеннан чәчәкләр җыеп кайттылар, ә без, кызлар, алардан барлык укытучыларга да, мәктәп эшчеләренә дә матур чәчәк бәйләмнәре ясадык. Чара да артык озакка сузылмады. Ата-аналар җыелдымы икән, анысын хәтерләмим. Хәер, ул чорларда авыл кешесе иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә булды бит. Бүген чыгарылыш сыйныфларга зур хөрмәт күрсәтелә икән, моның өч е н җ и т ә к ч е л ә р г ә рәхмәт. Укучыларга килгәндә исә, алар өчен җырларда җырланганча «Алда әле — заман имтиханы...” Уңышлар сезгә, балакайлар!