Красная Горка авылында яшәүче тыл ветераны Мөхетдинова Рәшидә Гыйләҗетдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән шушы истәлекле дата белән Мамадыш муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Олег Рылов һәм ТР Хезмәт, халыкны социаль яклау министрлыгының Мамадыш районы буенча халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Артур Горбунов котладылар. «Тормышыгызда истәлекле вакыйга – 90 яшь тулу уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Фидакарь хезмәтегез белән Сез Мамадыш районы үсешенә зур өлеш керттегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез үз эшегезгә бирелгәнлек, түземлек һәм сабырлык үрнәге булып тора. Сез бүген дә зирәк киңәшләрегез белән ярдәм итәсез, безне тормыш сөючәнлегегез белән рухландырасыз», - дип мөрәҗәгать итте кунаклар юбилярга.