Быел Сабантуй бәйрәме 12 июньдә булачак. Гадәттәгечә, Сабантуй стадион – ипподромда узачак. Чара программасында традицион көрәш, уеннар, мәйданда Балык тоту өчен бассейн, «Татар кызы» бәйгесе, картингчылар ярышлары, ат чабышлары, батырларны хөрмәтләү, хуҗалыкларны хөрмәтләү, шулай ук балалар мәйданчыгы эше булачак. Мәдәни өлеш татар эстрадасы йолдызы Айдар Галимов чыгышлары белән үрелеп барачак. Авыл халкы бәйрәмне 11 һәм 13 июньдә билгеләп үтәчәк.