Хөрмәтле мамадышлылар, район газ эксплуатациясе хезмәте газлаштырылган торак пунктларда, газсыз йортлар турында мәгълүматлар җыя.
Мәгълүматлар җыю 3-40-04 телефоны буенча оештырылган.
Искәртеп узабыз, 21 апрельдә президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында илдә яшәүчеләр үз участокларының чикләрендә газ өчен түләргә тиеш түгел, дип игълан итте.
Шул ук вакытта һәр кулланучы үз участогы эчендә газ челтәрен мөстәкыйль рәвештә үткәрәчәк.
Яңалыкны шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов шәрехләде. Ул билгеләп үткәнчә, сүз аерым программалар кысаларында коммуникацияләр үткәреләчәк яңа микрорайоннар турында түгел, ә гамәлдәге линияләрне газсыз йортларга «җиткерү» турында бара.