Мамадышлыларны һәм шәһәр кунакларын Халыкара гаилә көнен 15 майда, шимбә көнне билгеләп үтәргә чакыралар. Быел менә дигән һава шартлары аны «Яшьлек» скверында үткәрергә мөмкинлек бирә.
17.00 сәгатьтә «Хыял» яшүсмерләр клубында бала тәрбияләүче гаиләләр фестивале башлана. Үзәк сәхнә янында дусларыгыз, якыннарыгыз өчен җан атарга мөмкин булачак, анда ярышлар узачак.
18.00 сәгатьтән балалар өчен интерактив уеннар эшли башлаячак. Асфальтта яки мольбертта рәсем ясау мөмкинлеге булачак. Аниматорлар әзерләгән конкурсларда да бүләкләр оту мөмкин булачак. Спорт мәйданчыгында футбол буенча ярышлар узачак.
Шулай ук Шәҗәрәләр күргәзмәсе дә оештырылачак. Шунда ук район конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре дә аталачак.
18.30 сәгатьтә концерт программасы һәм бәйрәмнең тантаналы өлеше, «талантлар белән гаилә»район фестивалендә җиңүчеләр чыгышы башлана.
19.00 сәгатьтә-татар эстрадасы артистлары чыгышы. Яшь һәм бик талантлы җырчы Айдар Рәкыйпов һәм аның хезмәттәшләре ике сәгатьлек концерт программасы әзерләделәр.