Мамадышлылар Совет мемориалына чәчәкләр һәм уенчыклар алып киләләр

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Иртәнге сәгать 10нан башлап Мамадыш үзәгендә мемориал урнаштырылды. Теләге булган һәркемгә 175-нче номерлы гимназиядә булган фаҗигадә һәлак булганнарны искә алырга һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Мемориал Гагарин һәм Кызыл Армия урамнары чатында  урнаштырылган. Локация очраклы гына сайланмаган. Элек биредә педагогик училище, 2 нче база мәктәбе, 3 нче шәһәр мәктәбе урнашкан булган.

Мемориал ачылганнан бирле дистәләгән мамадышлылар, һәлак булганнар истәлегенә багышлап,  чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International