Мамадышта Ураза гаетен иртәнге сәгать алтыда башлыйлар

2021 елның 11 мае, сишәмбе

13 майда мөселманнар Рамазан ае тәмамлануны билгеләп үтәчәк.

Шул уңайдан районның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм вәгазьләре һәм бәйрәм намазы укылачак. Шәһәрнең үзәк мәчетендә әлеге чараны Мамадыш районы Имам– мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев үткәрәчәк.

Пандемия белән бәйле рәвештә, барлык дин тотучылар да Роспотребнадзор тарафыннан билгеләнгән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш булачак. "Мәчеттә дин тотучылар битлекләрдә булырга тиеш. Аларны вәгазьләр һәм ризык кабул иткәндә дә төшерергә була", - дип аныклый Илһам хәзрәт Миңнегалиев.

ТР Диния нәзарәте тәкъдиме буенча, шәһәр мәчетләрендә бәйрәм намазлары иртәнге 6:00 сәгатьтә башлана, авыл җирлекләрендә - иртәнге 4:00 сәгатьтә.

Бәйрәм намазлары тәмамланганнан соң чәй өстәле булачак. Барча мөэминнәрне коймак һәм тщм- томнар белән сыйлыячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International