Район башлыгы Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 9 кеше һәм аларга тиңләштерелгән 6 ветеран яши. Тыл хезмәтчәннәре-386, солдат толлары-75.

Илебез Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Бәйрәмгә санаулы көннәр калып бара. Гадәттәгечә, 9 нчы май алдыннан Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Бүген ул Антонина Алексеевна Шишмагаева һәм Вахит Галиевны котлады. Аларга бүләк пакетлар һәм котлау открыткалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International