Шәһәрнең 2нче лицее җитәкчелеге һәм укучылары якынлашып килүче солдат толлары бәйрәме белән котладылар

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бөек Ватан сугышы еллары бездән  ерагайган саен, ул дәһшәтле елларны кичергән, хәрби һәм хезмәт батырлыклары күрсәткән  кешеләребез дә көннән-көн кими бара. Бөек Җиңүнең 76 еллыгында сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар уза. аларга тыныч тормыш өчен,  эшләргә, укырга, яратырга һәм гомумән бу җирдә яшәргә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырдылар. 3 май көнне «академик К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицей» директоры Салават Гыймранов, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Илназ Гәрәев һәм лицей укучылары солдат толларын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Нәкъ менә хатын-кызлар тылда безнең сугышчыларга ярдәм иткәннәр. Алар илебез өлешенә төшкән авырлыкларны кичереп, балалар һәм оныклар үстереп, аларга сугыш турында хатирәләр, әтиләренең һәм балаларының батырлыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләп үстерә алдылар.

Академик К. А. Вәлиев исемендәге 2 нче Лицей

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International