«Квантум» Балалар иҗаты үзәге базасында «безнең Мамадыш - мөмкинлекләр территориясе»I район яшьләр форумы узды.
Анда 18 мамадышлы катнашты. Алар барысы да социаль юнәлешле уникаль проектлар әзерләгән иделәр.
Мәсәлән, политехник колледж укытучысы Павел Пестерев мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә психологик ярдәм итүгә юнәлдерелгән ««Сияй, но не выгорай» исемле яшь педагогларның республика форумын оештырырга тәкъдим итә. Аның хезмәттәше Дмитрий Комаров экскурсияләр өчен экомобиль кулланыпр, җирле туризмны үстерергә тели.
Форумның эксперт комиссиясе әгъзалары арасында республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге директоры Анна Синеглазова, «ТР иреклеләр үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Айрат Мөбәрәкшин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Алмаз Гарифуллин, аның урынбасары Эльмира Әхмәтова да бар иде. «Мамадыш - мөмкинлекләр территориясе» форумының төп девизы тезисын дәвам итеп: эшләгез, кыю эшләгез, ачык йөрәк белән эшләгез, республика территориясендә, туган район территориясендә яшәүче кешеләр өчен эшләгез", - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Айрат Мөбәрәкшин.
«Безнең Мамадыш - Мөмкинлекләр территориясе» I район яшьләр форумы кысаларында «ТР Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Мамадыш районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Алмаз Гарифуллин арасында волонтерлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү турында өч яклы килешү имзаланды.
Яклар волонтерлык оешмалары һәм инициативалары барлыкка килү өчен гамәлдәге һәм яңа шартлар тудыруда ярдәм итәргә ниятли, алар социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ирекле ярдәмчеләрнең катнашуын тәэмин итәчәк. Хәзерге вакытта Мамадышта 232 волонтер эшли, Татарстан Республикасы буенча бу сан 70 мең кешегә тиң.
Хәзер проектларны яклау бара. Барысы да җиңүче була алмый, ләкин һәр кеше форумда катнашучы сертификаты алачак.