Иртәгә шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләргә су запаслап куярга кирәк

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

2021 елның 28 апрелендә 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Северный» поселогында һәм Мамадыш шәһәренең үзәк өлешендә су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Су белән тәэмин итүне туктату Мамадыш ш. , Ш.Маннур ур., 11, су белән тәэмин итүнең үзәк линиясендәге ремонт эшләрен башкару һәм авариянең нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклары өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International