Россиядә 2021 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне 28 апрельдә билгеләп үтелә һәм 19 нчы тапкыр уздырыла. РФ законнарында бу бәйрәм рәсми дәрәҗәдә беркетелмәгән. Бәйрәмнең максаты-производствода бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмауга ярдәм итү. Россиядә хезмәтне саклау хезмәткәрләре һөнәри эшчәнлек куркынычсызлыгы буенча закон нормаларын гамәлгә кертә һәм контрольдә тота. Алар предприятие хезмәткәрләрен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә өйрәтә, корылмалардан, җайланмалардан файдалануны һәм санитария-гигиена нормаларының үтәлешен күзәтә, шәхси саклану чаралары билгели.
Күп кенә вакытта бәлагә калу очракларын тикшерүергәннән соң шунысы ачыклана - күп бәла финанс-икътисад кыенлыклары булганга түгел, ә күп җитәкчеләрнең хезмәттә иминлекне тәэмин итүдә таләпчәнлекне ныклап куймауларыннан килә. Җаваплы кешеләр эшчеләрнең хәвефсез шартларда эшләве, хезмәтне саклавы буенча нәтиҗәле эш оештырмыйлар, ул канәгатьләнерлек түгел. Хәвефсез эш алымнары һәм формалары буенча укулар йомшак үтә, хезмәтчәннәр хезмәт дисциплинасын сакламый, айнык булмаган килеш эшләү очраклары күп.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2021 ел, № 482-р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының Координация советы агымдагы елның 1 апреленнән 25 маена кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар (семинарлар, күргәзмәләр, «түгәрәк өстәлләр», эш бирүчеләрне һәм хезмәткәрләрне җәлеп итеп, хезмәтне саклау көне) уздыра.
Узган атнада район мәдәният йорты базасында «2021 елда хезмәтне саклау-яңа кагыйдәләр, үзгәрешләр» темасы буенча Мамадыш районы учреждениеләре һәм предприятиеләренең хезмәтне саклау комиссиясе әгъзалары өчен семинар – укулар узды. Чарада «Практик» өстәмә һөнәри белем бирү автоном оешмасы уку үзәге директоры Алексей Спиридонов чыгыш ясады. Модератор булып халык мәгарифе хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Зөфәр Саттаров чыгыш ясады.