Мамадыш районы халкы уртак файдалану урыннарын, паркларны, скверларны төзекләндерү буенча чараларны башлап җибәрде. Бөтенроссия өмәсе кысаларында шәһәр халкы һәм авыл халкы уртак файдалану урыннарын, йорт яны территорияләрен чүп-чардан арындырдылар, шулай ук агачлар утырттылар. Юкә һәм нарат үсентеләрен Җиңү паркында, Александр Арсентьев паркында да утырттылар. «Бердәм Россия» партиясе активистлары, яшьгвардиячеләр моны район башлыгы Анатолий Иванов катнашында эшләделәр.
Авыл җирлегендә өмәләр шулай ук оешкан төстә үтте. Ял көннәренә карамастан, хезмәт коллегалары янә эш урыннарында булдылар – үз территорияләрен һәм әйләнә тирәне тәртипкә керттеләр.