Мамадышта «Бердәм Россия»" нең беренчел тавыш бирүдә катнашучылар җирле халык белән очрашты

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрельдә «Бердәм Россия» нең башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар Мамадыш халкы белән очрашты.

Сайлаучылар белән Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, "Төзү – монтаж идарәсе 88" ҖЧҖ директоры Илья Вольфсон, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин; Вячеслав Козлов – Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы; Раил Шәмсетдинов-"Казан энергетика көллияте" ДАҺБУнең информатика укытучысы; Дмитрий Флакс– "Казан электротехника заводы" АҖнең "Радар" ЭРГЦ Төньяк - Көнбатыш филиалы директоры урынбасары, Мамадыш муниципаль районы Югары Ушма авыл җирлеге Советы депутаты очраштылар.

Очрашу барышында алдан тавыш бирүдә катнашучылар үз-үзләрен презентацияләделәр, үзләренең программа ниятләре турында сөйләделәр, халык белән актуаль мәсьәләләр һәм районнарның проблемалары турында фикер алыштылар. Шулай ук «Безнең ишегалды» программаларын, җәмәгать пространстволарын үстерү программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, шулай ук 26 апрельдән 30 майга кадәр барачак төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү турында сөйләделәр.

Мондый очрашулар республиканың барлык районнарында да уза, дип билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International