Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге «Южный» микрорайоны халкының ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгында кайбер тренажерларны ремонтлау кирәклеге турындагы мөрәҗәгате буенча тиз арада ремонт эшлщрен башкардылар. Моннан берничә көн элек «Олимп» спорт мәктәбе хезмәткәрләре көче белән территория яңа сезонга тулысынча әзерләнеп бетте. Мөрәҗәгать авторларына һәм инцидентны башкаручыларга рәхмәт белдерәбез.