Мамадыш ветераннарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

2021 елның 16 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк. 29 апрельдә юстиция Министрлыгы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн чара үткәрә. Чара 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр видеоконференцэлемтә режимында узачак.

Сораулар булса, 3-12-29 номерына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International