Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Туган телләр” елына багышланган искиткеч кичә узды.

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Туган телләр” елына багышланган искиткеч кичә узды.

Татар халкы арасында яратылып үткәрелгән туй йоласы – “Кыз озату” кичәсе. Әйтергә кирәк, сцераний бүлек хезмәткәрләре тарафыннан тарихка күз салып, гореф-гадәтле өйрәнеп, яңартылган форматта төзелде.

“Кыз озату” – никах көне алдыннан кыз йортында әти-әни ягыннан берничә буын хатын-кызлар, кәләшнең дус кызлары белән белән җыелышу, кич утыруы. Олырак хатын-кызлар никах табынына милли ризыклар әзерләү, кәләшкә хәер-фатиха, киңәш биреп, ныклы гаилә серләрен тапшыру белән мәшъгүл булсалар, яшь кызлар кәләшнең борчуларын уртаклашу, аңа дус-терәк булып, күңелен күреп утырганнар.

Кичәдә шушы җаваплы барлык мизгелләр дә урын тапты. Әйтергә кирәк, башка рольләрне артисталар уйнаса, кәләш өчен ике көннән буласы никахы алдыннан бу кичә чын репетиция булды.

Чакырылган кунаклар - районнын актив хатын-кызлары, барлык җыр-биюләрдә, уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар. Кичәнең истәлекле бүләге итеп ләлә чәчәге формасындагы кукрәк бизәге ясадылар.

Кичәнең иң җылы вакыты – кияү егетенең килүе булды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова “Кыз озату” кичәсе традициясе буенча нәкъ шулай тәмамланырга тиеш дип билгеләп үтте. Яшьләр Гулирам һәм Раушан Ландыш Әлфәтовнаның матур теләкләреннән соң язылышу турында гаризага кул куйдылар.

Кунаклар тарафыннан әйтелгән җылы рәхмәт сүзләре башкарылган зур эшкә куелган зур бәя булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International