Шәһәребезнең “Ландыш” балалр бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Дуслык белән көчле без!” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде. Балалар туган тел, халыклар дуслыгы турында шигырьләр сөйләделәр, Идел буе халыкларының уеннарын уйнадылар. Кичә “Дуслык” җыры белән тәмамланды. Кичәне тәрбия челәр Гимаева И.В., Хәбибрахманова Г.Г. һәм музыка җитәкчесе Ганиева Н.Я. бик эчтәлекле итеп, бар көчләрен куеп әзерләделәр.